Табигать ялгышларны кичерми
6-8 сыйныф укучылары катнашында табигатьне саклауга багышланган “Табигать ялгышларны кичерми” дигән темада әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә барышында балалар белән табигатьне саклау турында сөйләшү алып барылды. Аларга әйләнә – тирә мөхитнең һәрвакыт чиста, матур булырга тиешлеге аңлатылды. Хәзерге вакытта безнең алда булган проблемалар, экологик торышы турында әйтеп кителде.Чараны тулыландырып укучыларга презентация күрсәтелде һәм шундагы викторина сорауларына җаваплар табылды.