В.Субашская сельская библиотека - филиал № 8

Татарстан- минем Ватаным

6 ноябрь – яңа тарихта чын мәгънәсендә дәүләтчелекне торгызуда әһәмиятле вакыйгага әверелгән иң истәлекле көннәрнең берсе- Татарстан Республикасы Конституциясе көне. Башлангыч сыйныф укучылары белән патриотизм, туган илне ярату хисләре тәрбияләү максатыннан “Татарстан- минем Ватаным “ дигән китап күргәзмәсе буенча китапларга күзәтү үткәрелде. Укчыларны  Конституция, закон, гражданин төшенчәләре, кешеләрнең хокуклары, бурычлары белән таныштырылды, мәгънәләре ачыкланды. Дәүләт символларын (герб, флаг, гимн) искә төшерелде.