Балачак илендә
Балаларның көзге каникуллары вакытында лагерьга йөрүче укучылар белән “Балачак илендә” дигән әдәби кичә үткәрелде. Аларга файдалану өчен әкият китапларыннан күргәзмә эшләп куелды. Әкиятләр балаларда дуслык, ярдәмләшү, үз максатына ирешүчәнлек кебек әхлак сыйфатлары булдыруда зур этәргеч булып тора. Чарада укучылар башта әкиятнең төрләре белән танышып үттеләр, аннары сораулар һәм укыган өзекләр буенча әкиятләрне танып белделәр. Төрле халык әкиятләрен кычкырып укыдылар.