Бердәм булу белән без көчле
4 ноябрь көнне башлангыч сыйныф укучылары өчен “Бердәм булу белән без көчле” дип исемләнгән танып-белү сәгате үтте. 4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. “Бердәмлек“ төшенчәсе туплану, берләшү мәгънәсенә ия. Халкыбызга элек-электән нәкъ менә бердәмлек,татулык күп кенә авырлыкларны җиңеп чыгарга, дошманнарга каршы торырга ярдәм иткән, илебезнең тынычлыгына, мөстәкыйльлегенә китергән. Әлеге чарада – Халыклар бердәмлеге көненең нилектән барлыкка килүе, төрле милләт кешеләренең иң югары максатларга ирешү өчен берләшүе, Ватанга карата чиксез мәхәббәте һәм ватанпәрвәрлеге илебез тарих сынауларын җиңеп чыгуы турында сөйләнде.