Бердәмлектә безнең көчебез
4 ноябрь Халыклар бердәмлеге көне . Ватаныбыз иминлеге өчен төрле диндәге, төрле милләт халыкларын берләштергән олы вакыйганың кайтавазы булып тора. Без Россиянең кайсы гына өлкәсендә шәһәр-авылларында яшәсәк тә, безне уртак максатлар берләштерә. Шушы бәйрәм уңаеннан яшүсмерләр белән “Бердәмлектә безнең көчебез” дигән кичә үткәрелде. Алар бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштылар, викторина сорауларына җавап бирделәр, презентация карадылар