В.Субашская сельская библиотека - филиал № 8

Анимация для детей

28 октябрьдә Бөтендөнья анимация көне билгеләп үтелә. Башлангыч сыйныф укучылары белән “Анимация для детей” дигән танып белү сәгате үткәрелде.Презентация ярдәмендә балалар анимациянең мультипликациядән нәрсә белән аерылуын, анимация барлыкка килү фактлары турында белделәр. Балалар шулай ук дөньяның төрле почмакларында барлыкка килгән беренче мультфильмнар, талантлы мультипликаторлар һәм мультфильмнар дөньясындагы башка танылган исемнәр турында белделәр, мультфильмнар карадылар.