Урман һавасы- хисләр дәрьясы
Урта яшьтәгеләр белән табигатькә экскурсиягә чыгып үзебезнең авылыбыз тирәсен матурлаучы, безгә агачын да, җиләк-җимешен дә, гөмбәсен, дару үләнен дә бирүче урманнар турында “Урман һавасы- хисләр дәрьясы” дигән темада әңгәмә үткәрелде. Урманның файдалы һәм зыянлы яклары турында сөйләшү булды, халкыбызның урман турындагы мәкаль һәм әйтемнәрен искә төшердек, урман һавасын сулап, рәхәтләнеп ял иттек.