Терроризм- заман афәте
3 сентябрь — Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне. Бу көнне без бер гаепсезгә гомерләре өзелгән террор актлары корбаннарын искә алабыз. Башлангыч сыйныф укучылары катнашында “Терроризм- заман афәте”дигән әңгәмә үткәрелде. Балаларга илебездә булган терракт очраклары турында сөйләнелде, андый куркыныч хәлләргә юлыкмас өчен нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәклеге аңлатылды. Алар белән терроризм һәм экстремизм темасында гына тукталып калмыйча, толерантлык төшенчәсе , дуслык турында да фикер алыштык.