И Казан, минем Казаным - татар иле йөрәге
30 августта билгеләп үтелә торган Татарстан Республикасы көне уңаеннан «Татарстан- тынычлык һәм дуслык бакчасы » китап күргәзмәсе эшләп, төрле сыйныф укучылары катнашында “И Казан, минем Казаным - татар иле йөрәге” дигән танып белү сәгате үткәрелде.Анда тәкъдим ителгән китаплар балаларга Татарстан Республикасының тарихына мавыктыргыч сәяхәт кылырга, аның бай мәдәни мирасы турында тулырак мәгълүмат алырга ярдәм итте. Укучылар Республика турында әзерләнгән сораулар буенча җавап бирделәр.