Куркыныч һәм куркынычсыз интернет
Интернет челтәрендә эшләгәндә балаларны куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштыру максатыннан 4- 6 сыйныф укучылары белән «Куркыныч һәм куркынычсыз интернет” дигән әнгәмә үткәрелде. Эчтәлекле презентация ярдәмендә укучыларга, шик тудырган хатларны ачмаска, браузерның кисәтүен игътибарга алырга, телефон номерын сайтларга кертмәскә, смс-хәбәрләргә җавап бирмәскә һ.б кагыйдәләр белән таныштырды. Моннан тыш, укучыларга интернетның уңай һәм тискәре якларына багышланган тест тәкъдим ителеп, интернеттан дөрес файдалану буенча киңәшләр бирелде