Колесо истории
Җиңү көне илебезнең барлык кешеләре өчен изге көн булып кала.Китапханәдә Җиңү бәйрәме уңаеннан яшүсмерләр белән “Колесо истории” инттелектуаль уен үткәрелде. Чара барышында алар “Победа одна на всех”, “Книга героев. Батырлар китабы» , “Ут эчендә туган матбугат “ дигән яңа китаплар белән таныштылар, тест сорауларына җавап бирделәр, презентация карадылар. Бу чара Бөек Ватан сугышы тарихын, фашист Германиясен тар-мар итүдә Советлар союзының тарихи ролен яхшырак белергә мөмкинлек бирде. Алар Бөек Ватан сугышында якташларыбызга, геройларга багышланган альбомнар белән таныштылар.