В.Субашская сельская библиотека - филиал № 8

Мәңгелек ут яна мәйданнарда

6, 8 май көннәрендә авылларыбызда Бөек җиңүнең 79 еллыгы уңаеннан  «Мәңгелек ут яна мәйданнарда” дип исемләнгән тантаналы митинг булды.Анда мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләре, мәктәп коллектив, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары, район һәм авыл җирлеге җитәкчеләре катнашты. Чара укучылар көче белән әзерләнгән бәйрәм концерты белән башланып китте, яу кырында башларын салган, туган якларына әйләнеп кайткач вафат булган батырларны бер минут тынлык белән искә алдылар, һәйкәлгә чәчәкләр һәм венок салдылар