Табигать- безнең туган йортыбыз
Урта яшьтәге китап укучылар катнашында “Табигать- безнең туган йортыбыз» дигән темада әңгәмә үткәрелде. Табигать – дөрестән дә, безнең туган йортыбыз. Үзебез яшәгән, капкадан чыгуга ук, өлешләп-өлешләп, әйләнә-тирә мохит белән чорналып, үрелеп барабыз. Табигать безне яшәтүче дә, терелтүче дә , дөньяны танып белергә өйрәтүче дә. Без әңгәмә барышында һәр ел фасылына сокланып, матурлыгын – байлыгын кадерләп яшәргә тиешбез дигән нәтиҗәгә килдек.