Бурбашская сельская библиотека - филиал № 6

“Әниемә бүләк” мастер класс

Язның иң матур бәйрәме – 8 март уңаеннан китапханәбездә ленталар  белән чигеп   шкатулка ясау буенча мастер-класс үткәрде. Иң кыйммәтле бүләк – үз кулларың белән ясалган бүләк. Шуңа  укучылар  зур теләк белән якыннарына бүләк ясадылар. Үзләренең иң матур теләкләрен  шкатулка эченә яздылар. Шулай ук бу көнне  алар әниләр һәм әбиләр турында шигырләр белән таныштылар.

Күмәк эш чарада катнашучыларга уңай һәм яхшы кәеф бүләк итте,