Бурбашская сельская библиотека - филиал № 6

Динебездә ата-ана хакы” “беседа

Безнең бу якты дөньяга килүебезгә ата-аналар сәбәпче булган. Җил-давыллар тидермичә, ышыклап, авырган вакытларыбыз да төннәрен йокламыйча безне үстергәннәр, кеше итәргә тырышканнар, безнең ата-аналарыбызга карата булган хакларыбыз бик зур, ата-ана хакын түләп бетерергә мөмкин түгел. Без бу якты дөньяда яшәгән вакытта аларның  йөзенә кызыллык китермәскә тиешбез. Китапханәбездә  “Динебездә ата-ана хакы” исеме астында укучылар өчен беседа  уздырылды.

 Алар  төрле  сораулар  бирделәр һәм  аларга  тулы  җаваплар  таптылар.  Тема  буенча  китапханәдә  булган  китаплар  исемлеге  белән  таныштылар, аларны  киләчәктә  укырга  сүз  бирделәр.