"Афган ярасы"
|
15 февраль-Әфганчылар көне. Илебез тарихының әрнүле, кайгылы бер бите...Күкләргә тиеп утырган таулар арасында үлем белән күзгә -күз очрашкан меңләгән язмышлар... 15 февраль – сугышчы–интернационалистларны искә алу көне. Шул уңайдан бүген Бөрбаш китапханәсендә мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә мәктәп укучылары Әфганчы авылдашларыбыз белән "Солдат сугышны сайлап алмый"дип исемләнгән очрашу уздырдык. Быел Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 37 еллыгы.15 февраль - Әфган Республикасыннан совет гаскәрләрен чыгарган көн, мөһим вакыйга гына түгел, искә алу һәм кайгы көне дә. Төзәлмәслек күңел ярасы, ачы хәсрәт күтәреп, бик күп яшьләребезнең гомерен өзеп, тарихка кереп калган Әфган сугышы әле тиз генә төзәлмәс кебек.
Татарстан Республикасы да Әфган сугышында менә дигән егетләрен югалтты. Ун елдан артыкка сузылган бу сугыштан җан һәм тән яралары алып кайтучыларның саны бихисап. Еллар үтү белән күп вакыйгалар хәтердән җуела, әмма тарих мәңгелек. Кешелеккә күп кайгы - хәсрәтләр китергән Әфган сугышы тарихта кала, халык хәтерендә мәңге саклана.
|