“Без-акыллы, без-зирәк, белембезгә бик кирәк”
Бөрбаш авыл китапханәсендә 27 март көнне “Без-акыллы, без-зирәк, белембезгә бик кирәк”- интеллектуаль бәйге үткәрелде. Балалар ”Барын да истә калдыр”, “Мәкальне дәвам ит”, “Шигъри табышмаклар”, “Риваять кайсы кош турында, “Кем тизрәк” – темага ярыштылар. “Хаталар тап” уенында хикәядән дөрес язылмаган җөмләләрне билгеләделәр. Кошларга кагылышлы кызыклы сораулардан төзелгән башваткычны чиштеләр.