"зарарлы гадәтләрдән ерак тор"
|
11 сентябр-аеклык көне. Шул уңайдан Бөрбаш авыл китапханәсендә яшүсмерләр өчен "Зарарлы гадәтләр безгә юлдаш түгел" дигән әңгәмә-дәрес үткәрелде. Алкоголь һәм алкоголь белән бәйлелек – җәмгыятьнең иң актуаль проблемаларыннан берсе. Ел саен алкоголь продукциясен куллану миллион кешенең үлеменә китерә. Аеклык көне эчкечелек проблемасын яктыртырга һәм эчмәгән кешеләрнең санын арттырырга тиеш. Чара барышында яшүсмерләр «алкогольгә тартылуда ничек каршы торырга? " "Халыкның шәхси аеклыгы илдәге алкогольне куллану белән бәйле хәлне ничек үзгәртә ала?" һәм "спиртлы эчемлекләрне беркайчан да кулланып карамаска?» дигән сорауларга җавап бирделәр. |
Төрле ситуацияләр аша тикшереп карадылар