Бурбашская сельская библиотека - филиал № 6

“Батырлар-мәнгелек”

25 нче август — Җәлилче-ләрне искә алу көне. Шул уңайдан Бөрбаш  авылы китапханәсендә батырлык дәресе узды. Герой-шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренә багышланды бу чара. Китапханәдә   яшүсмерләр  белән М. Җәлил һәм аның ун көрәштәшенең героик язмышы турында әңгәмә үтте, геройның шигырьләре кычкырып укылды.