“Россия белән бердәмлектә”
30 сентябрьдә Россиядә Донецк һәм Луганск халык республикаларын, Запорожск һәм Херсон өлкәләрен Россия Федерациясе белән яңадан тоташтыру көнен билгеләп үтәләр. Әлеге вакыйга унаеннан китапханәбездә “Россия белән бердәмлектә” әдәби-патриотик сәгате үткәрелде . Чара Донецк һәм Луганск халык республикаларының, Запорожск һәм Херсон өлкәләренең Россия Федерациясе белән кушылуы турында мәглуматтан башланды.Аннары "Без Россия белән бер юлда" викторинасын үткәрдек. викторина нәтиҗәләре буенча, укучылар бу кушылуның нинди сәбәпләр аркасында килеп чыкканын белделәр, референдум, федерация кебек яңа терминнарны ачыкладылар, алар ватан, Туган ил сүзләрен ничек аңлаулары турында фикер алыштылар/