Бурбашская сельская библиотека - филиал № 6

“Һөнәрле-үлмәс”

Безнең әби-бабаларыбыз элек-электән матурлыкка омтылганнар. Халкыбызның матурлап, бизәп эшләнгән савыт-сабалары, күңел нурын сибеп чиккән сөлгеләре,  бизәкләп тукыган паласлары,  чаршаулары... Болар барысы да-  татар халкының үткәнен бүгенгесе белән тоташтыручы байлык. Алар әби-бабаларыбызның йөзен чагылдыручы асылташлар булып балкый.

Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк”, -ди халык мәкале. Ә халык әйтсә, хак әйтә. Шуны истә тотып,  китапханәдә “Һөнәрле-үлмәс” исеме астында халкыбызның үзенчәлекле палас хәм сөлге туку белән таныштык.