"Үзебезнең геройлар"
|
26 апрель көнне Бөрбаш авыл китапханәсендә ел саен үткәрелә торган «Библиотөн» Бөтенроссия акциясе узды. Быелгы тема - «үзебезнең геройлар", Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган иде. Чара «Россиядә үз героен хәтерләмәгән гаилә юк»девизы астында узды. |
Бөтенроссия акциясе үз-үзен кызганмыйча, Ватаныбызны саклаучыларга, батырлыгы һәм хезмәте белән илебез тарихына үз исемнәрен язып калдыручыларга багышланды.