Бурбашская сельская библиотека - филиал № 6

"Шигьри тәлгәшләр" очрашу

21 март - Бөтендөнья шигърият көне.

 

Шигърият - ул серле дөнья. Ул изгелек, миһербанлылык, шәфкатьлелек, туган җиргә, туган туфракка мәхәббәт тәрбияли.

 Китапханәбездә Шигьрият көне уңаеннан "Шигри  тәлгәшләр " дип исемләнгән әдәби кичә уздырылды. Бу кичәгә авылыбызда яшәп иҗат итүче Гильмуллин Вагиз, Мөхетдинова Гөлнур, Шафигуллин Фаил абыйлар чакырулы иде. Алар үзләренең иҗаты белән  таныштыра, шигыр язу серләренә төшендерде

Шулай ук кичәбез барышында авылыбыздан чыккан  шагыйрә Фәридә Шакирова шигырләре, Гөлфинур апа Корбангалиев, Роза Гиниятуллина, Рөстәм Загидуллин, Ләйлә Минһаҗева шигырьләре дә урын алды.