Бурбашская сельская библиотека - филиал № 6

Тематик сәгать «Җәннәт әниләрнен аяк астында".

Илебездә билгеләп үтелә торган күпсанлы бәйрәмнәр арасында Әниләр көне аерым урын алып тора. Бу вакыйгага Бөрбаш  авылы китапханәсе  «Җәннәт әниләрнен аяк астында тематик сәгать үткәрде. Чара башында китап укучыларыбызга  бу бәйрәмнең барлыкка килүе һәм үсеше, әниләр турындагы гыйбрәтле  хәлләр  сөйләнелде.Шагыйрьләр һәм язучыларның әниләргә багышланган әсәрләре белән таныштырылды.