Әңгәмә "Без тынычлык яклы" .
|
21 сентябрь Җир шарында Халыкара тынычлык көне. Шул уңайдан Бөрбаш авылы китапханәчесе "Без тынычлык яклы" дип исемләнгән фикерләшү сәгате уздырды. Тынычлыкны саклау, дуслык хисе тәрбияләү, бер-береңә хөрмәт, ярдәм күрсәтү, конфликтсыз яши белү кебек сорауларга җавап табу максатыннан үтте бу чара. Һәркемнең теләге бер:ил-көннәребез тыныч булсын, сугышлар булмасын, аяз күк астында, тормышлар муллыгында, иминлектә яшәргә язсын. |