Татар халык уеннар
Татар халык уеннарын , бала тәрбияләүдә борынгы заманнардан ук кулланып килгәннәр. Шул уеннар ярдәмендә аның күңелендә туган телгә, туган җиргә, халкына мәхәббәт тәрбияләнә. Телебезнең матурлыгын , байлыгын аңларга, аны сиземләргә, үзләрендә күркәм сыйфатлар булдырырга, тел хәзинәсен тирәнтен аңларга булышу максатыннан "«Татар халык уеннары » исеме астында милли уеннар сәгате уздырдык. Чара башында татар халкының яратып уйнала торган уеннары турында сөйләнелде ,. "Без, без, без идек", "Яулык алыш", "Урын алыш", "Түбәтәй", "Йөзек салыш" уеннарын оештырдык. Берсеннән-берсе кызыклы уеннарны укучылар бик кызыксынып уйнадылар.