Информация сәгате “Интернет-кызыклы һәм мавыктыргыч“дип исемләнгән .
|
7 сентябрь китапханәдә“Интернет-кызыклы һәм мавыктыргыч“дип исемләнгән ирфармация сәгате уздырылды. Китапханәче интер-нетта бик күп файдалы мәгълүмат булуын күрсәтеп кенә калмады, бәлки аларны челтәрдә сагалап торырга мөмкин булган куркынычлар турында да кисәтте. Чара барышында яшсмерләр дөрес мәгълүматларны дөрес булмаганнардан ничек аерырга һәм челтәрдә зарарлы йогынтылардан ничек качарга икәнен белделәр. Китапханәче аларга интернетта табыла торган мәгълүматка һәрвакытта да таянырга кирәк түгеллеген аңлатты һәм ышанычлы чыганакларны кулланырга өйрәтте. Ул шулай ук интернеттан куркынычсыз файдалану серләре белән дә уртаклашты. Яшүсмерләр этикетны бозмас һәм башка кулланучыларга зыян китермәс өчен Интернетта үзләрен ничек тотарга икәнен белделәр |