Бурбашская сельская библиотека - филиал № 6

“Конституция – дәүләтнең төп законы”

15 декабрьдә Россия Федерациясе Конституциясе көненә  китапханәдә “Конституция – дәүләтнең төп законы” исеме астында әңгәмә уздырылды. Яшүсмерләр Конституциянең барлыкка килү тарихы, структурасы, Россия гражданнарының хокуклары һәм бурычлары, ил символларының барлыкка килү тарихы белән таныштылар. Аларга тема буенча документларга күзәтү ясалды. Чара ахырында  «Россияне кем яхшырак белә?» викторинасы сорауларына җаваплар таптылар