Без кышлаучы кошларның дуслары
15 январь- кышлаучы кошлар көне. Балалар бакчасыннан ук балалар кышлаучы кошларны танырга, аларның тормышы белән кызыксынарга өйрәнәләр. Әти -әниләре ярдәме белән җимлекләр ясыйлар. Балаларга ел әйләнәсендә, һәр ел фасылында да кошларга игътибарлы булырга, кыш көне без аларга җимлекләр ясап, җим салып торырга, яз көне канатлы дусларыбыз өчен ояларны күбрәк ясарга кирәклеге турында аңлаттык.. Кышлаучы кошлар турында әңгәмә үткәрдек. Балалар белән бергәләп кошларга җим салдык.