Сокландыргыч изге затлар
Китапханәдә Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан "Сокландыргыч изге затлар" исемле кичә үткәрелде. Чарада кичәбез кунаклары күп җырлар авторы,шагыйрә,тәрҗемәче Резеда Гобәева, Ватаным Татарстан газетасының баш мөхәррир урынбасары Зөлфия Хәлиуллиналар катнашты.Әдәбият,сәнгать дөньясындагы яңалыклар,телне саклау темаларын яктырткан чарада матур җырлар җырланды, шулай ук Резеданың үзе язган шигырьләре тыңланды. Кичә чәй табыны артында бик матур, бәйрәм рухында узды.