Дөньяда күп нәрсә белдем
Туган тел! Һәркем өчен дә газиз бу сүз, чөнки берни белән дә алыштыргысыз, иң кадерле әти, әни сүзләрен дә иң башлап туган телебездә әйтәбез. Туган йортыбызның, авылыбызның кадерле булуын иң элек туган тел аша тоябыз.
Бүген 21 нче февраль һәр милләт, һәр халык өчен бәйрәм көн - Халыкара туган тел көне. Шул уңайдан мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен “Дөньядакүп нәрсә белдем...” исемле чара үтте. Чарада туган телгә багышланган шигырьләр, җырлар, мәкальләр, табышмаклар искә төшерелде,татар халык уеннары уйналды.