Алановская сельская библиотека - филиал № 32

"Тукайны бергәләп укыйбыз"

 Татарстанда бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган «Тукайны бергә укыйбыз» дигән масштаблы республика проекты старт алды. Проектның төп форматы-атналык "Тукай пәнҗешәмбеләре". Проект татар әдәбияты классикасы турындагы истәлекне саклап кына калмый, ә аның иҗатының төрле буын укучылары өчен яңа якларын да ача. 2026 елның 26 февралендә проект кысаларында Аланның  китапханәсендә әдәби сәгать узды . Чара барышында китапханәнең актив укучысы,   Юнысова Нәргизә "Кышка бер сүз »шигырен укыды. Китапханәче «Габдулла Тукай - татар поэзиясенен кояшы» дип исемләнгән тематик китап күргәзмәсенә күзәтү ясады, анда шагыйрьнең тормышына һәм иҗатына багышланган басмалар күрсәтелде.