" Абынмас өчен белергә «
Укучылар сәламәт яшәү рәвеше алып барсын өчен үз вакытында профилактика кирәк, ул аларны зарарлы бәйлелектән саклап калачак. Яшүсмерләр арасында начар гадәтләрне булдырмау максатыннан Алан китапханәсендә яшүсмерләр белән " Абынмас өчен белергә « дигән темага мәгълүмати сәгать уздырылды. Балалар кеше сәламәтлегенә йогынты ясый торган төп факторлар, кешегә яшәргә комачаулый торган һәм ихтыяр көчсезлеге аркасында барлыкка килә торган зарарлы гадәтләр турында белделәр.