Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

"Батырлык - мәңгелек"

Үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү максатыннан мәктәп укучылары өчен Балтач ш.т.п. урнашкан “Геройлар аллеясы”на әти-әниләр белән берлектә экскурсия оештырылды. Укучылар “Геройлар аллеясы” на урнаштырылган хәрби техника белән, районыбыз тарихында онытылмас эз калдырган Геройлар турында кыскача мәгълүматлар белән таныштылар. Россия армиясенең нинди бүлекчәләрдән торганын, нәрсә белән аерылганын ачыкладылар.

Экскурсиягә бару көне чик сакчылары көненә туры килде. Укучылар чик сагында хезмәт итүчеләрне бәйрәм белән котладылар, бергәләп фотога төштеләр. Чик сакчыларының тугъры дусты булган эт белән дә таныштылар.