Смаильская сельская библиотека - филиал № 24

шахмат ярышы

Китапханәбездә нинди генә чаралар үтми .

Бу юлы балаларның язгы каникулларын күңелле һәм файдалы үткәрү максатыннан шахмат ярышы үтте. Ярышны Смәел урта мәктәбе белән берлектә үткәрдек.

Шахмат уены моннан 2 мең ел элек Һиндстанда барлыкка килгән һәм бөтен дөньяга таралган. Үзенә сәнгать, фән һәм спорт элементларын сыйдырган логик уен ул.Спортның әлеге төре кешенең уйлау сәләтен үстерә, баш мие өчен гимнастика булып тора.

Уен башлангыч сыйныфларда укучылар һәм 5-8 классларда укучылар арасында үткәрелде.Ярыш ахырында җиңүчеләргә дипломнар. Медальләр һәм барлык катнашучыларга бүләкләр тапшырылды