Әти һәм мин китап белгечләре
"Әти һәм мин китап белгечләре" чарасы смәел китапханәсе тарафыннан әтиләр көне уңаеннан үткәрелде. Чарада урта мәктәпнең 1, 4 сыйныф укучылары һәм аларның әтиләре катнашты. Әтиләргә, өлкәннәргә карата ихтирам тәрбияләүгә юнәлтелгән чара гаилә бала-ата мөнәсәбәтләрен чагылдыруны исәпкә алып та үткәрелде. 5 турдан торган кичәдә балалар әтиләре белән бергә балалар язучылары, аларның әсәрләре буенча әзерләнгән сорауларга җаваплар эзләделәр. Турлар арасында хәрәкәтле уеннар уйнадылар, уенчыклар ясадылар. Кичә балаларның әтиләренә әзерләнгән бүләкләрне тапшыру белән тәмамланды.