Смаильская сельская библиотека - филиал № 24

"Мәңге яши,яшь Тукай"

26 нчы апрель - татар дөньясы өчен истәлекле дата, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне!Шул уңайдан Смәел китапханәсе укучылары өчен "Мәңге яши,яшь Тукай" күргәзмзсе әзерләде.
Ул татар шигъриятенең иң якты йолдызы, милләтебезнең йөзек кашы. Шагыйрь калдырган иҗат мирасы — безнең горурлыгыбыз. Тукае булган халык бәхетле халык! Габдулла Тукай туган көн – Туган тел көне ул.
Котлы булсын ил рухланып
Бәйрәм иткән Тукай көне.
Тукай көне, Тукай көне –
Туган телнең туган көне!