Язган сүз калыр илгә
Мәгърифәтче, галим Каюм Насыйриның тууына
200 ел тулу уңаенның урта мәктәпнең 10 нчы
сыйныф укучылары өчен “Язган сүз калыр
илгә” әдәби иртәсе үткәрелде.Чара өчен китап
күргәзмәсе төзелде; юбиляр турында видеоязма,
аудиоязмалар интернет челтәреннән алынды .
Әдәби иртәдә Каюм Насыйриның тормыш юлы
белән кыскача таныштырганнан соң аның
галимлек,мәгърифәтчелек,татар матбугатын
үстерүдәге роле, фольклорчы һәм укытучылык
эшчәнлегенә аерым тукталып, кызыклы
фактларны китердек, видеоязма күрсәтелде.
Каюм Насыйриның 1975нче елда нәшер ителгән
сайланма әсәрләренең икенче томыннан
“Тәмәке тартучының хәле”, ”Бай һәм хезмәтче”
язмалары кычкырып укылды.“Әбүгалисина”
кыйссасыннан“Гаҗәп шәһәре”аудиоязмасы
тыңланды