Смаильская сельская библиотека - филиал № 24

Смәел. Нәрсә?Кайда?Кайчан?

Яшүсмерләр катнашында туган авылыбыз тарихы буенча “Смәел.Нәрсә?Кайда?Кайчан?” уены үткәрелде. Катнашучыларга авылның  билгеле шәһесләре, тарихи вакыйгалары белән бәйле  сораулар әзерләнде.  Алар арасында авылга нигез салучы Исмәгыйль шәех, Советлар Союзы герое Г.Г Гыйльметдинов, 22 ел дәвамында урта мәктәпне олы тырышлык һәм җаваплылык белән җитәкләгән Зәкиев Ф.З турында; колхозлаштыру, ятим балалар йорты,авылны газлаштыру турында һәм башка шундый сораулар бар иде. Сорауны биргәнче аның белән бәйле мәгълүмат белән катнашучыларны  С.Фатихов авторлыгында нәшер ителгән “Смәел борынгы һәм дәрәҗәле авыл” брошюрасыннан укып таныштырдык.