“Китаплы гаилә”
Гаилә елын тәмамлап китапханәбездә иң нәни китап укучыларыбыз һәм аларның әти-әниләре катнашында “Китаплы гаилә” чарасы үткәрелде.. Кунакларыбыз яңа китаплар белән таныштылар, әниләр "Әкияти әниләр" викторинасында балачактан таныш әкиятләр буенча сорауларга җавап бирделәр, гаиләләре белән алгоритм уенында җитезлекләрен сынадылар, нәниләр ялтыравыклар сибеп күңел ачтылар.