День Волонтера
2024 нче елның февраль аеннан китапханәдә, “Җиңү ашы “акциясенә кушылып, солдат ашлары тутырылып махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм итеп җибәрелә. Шул вакыт аралыгында Смәелнең мәрхәммәтле халкы ярдәме, тырыш апаларның хезмәте белән 7меңгә якын порция аш тутырылды. Шулай ук саклану сеткалары үрүдә, гуманитар ярдәм җыюда да актив катнаша авыл халкы. Бүген Смәел мәктәбендә Нәҗметдинова Гөлфинур апа белән бергә волонтер көне уңаеннан укучылар белән очрашуда булдык. Үзебезнең эшчәнлек белән таныштырдык, даими ярдәм итүче мәктәп коллективына, укучыларга рәхмәтебезне җиткердек.