"Җилфердәсен республикам әләме гомергә”
29 ноябрь Татарстан дәүләт символы – флаг көне уңаеннан башлангыч сыйныфларда укучы балалар белән “Җилфердәсен республикам әләме гомергә” иҗади дәресе үткәрелде. Балаларга ни өчен һәр республиканың аерым әләме барлыгы,Татарстан әләменең авторы, төсләренең ни аңлатканлыгы хакында мәгълүмат бирелгәннән соң кызыл,ак,яшел төсләр белән чәчәк ясалды.