Смаильская сельская библиотека - филиал № 24

Нескучный урок.Наука

Смәел авылы китапханәсендә «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гыйльметдинов исемендәге Смәел урта гомуми белем мәктәбе» белән берлектә ,Татарстанда 2024нче ел Фәнни-технологик үсеш елы уңаеннан яшьләр белән "Кызыклы дәрес-фән!" чарасы үткәрелде.
Авылыбыз Смәел талантлы, актив, һөнәрле яшьләргә бай безнең. Кичәнең беренче өлешендә шундый тырыш яшьләребезнең берсе- Казан медицина көллияте студенты, ”Профессионалы-2024” Бөренроссия чемпионатының республика һәм региональ этабының алтын медале иясе Алсинә Илсур кызы Хаҗиева белән әңгәмә кордык. Алсинә студент тормышы, "Профессионалы-2024" чемпионатына ничек әзерләнүе һәм җиңү өчен куйган тырышлыклары хакында сөйләде. Озакламый үзләре дә студент тормышына аяк басачак яшьләргә теләкләрен җиткерде.
Кичәбезнең икенче өлешендә яшьләребез командаларга бүленеп фәнни сорау, биремнәрдән торган :"Башта вулкан", "Белем аукционы", "Алгоритм", "Спринт" турларында белемнәрен сынадылар.