Гаиләләрнең күңел сандыгы
Смәел балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар һәм аларның әти-әниләре катнашында "Гаиләләрнең күңел сандыгы" дип исемләнгән чара үткәрелде.Россиядә Гаилә елы кысаларында үткән чара милли рухта узды. Нәниләребез "Солдатка озату" күренешен сәхнәләштерделәр, җырлы-биюле милли уеннар уйнадылар. Әти-әниләр исә төрле сынауларда катнаштылар.