"Там на невидимых дорожках"- литературный микс
6 июнь көне Россиядә һәм чит илләрдә рус шагыйре А.С.Пушкинны искә алу белән билгеле. А.С.Пушкинның туган көне уңаеннан әдәби кичәләр үткәрелә, китапханәләрендә китап күргәзмәләре,әңгәмәләр,кичәләр оештырыла. “Сказка” балалар бакчасының зурлар төркеменә йөрүче балалар өчен “Там на невидимых дорожках” әдәби калейдоскоп үткәрелде. Китапханәче А.С.Пушкинның балачагы белән таныштырды, шагыйрьнең нәниләр өчен язылган әкиятләренә күзәтү ясады. Балалар китаплар белән танышканнан соң, “Сказка о рыбаке и рыбке” әкиятен тыңладылар.