“Интернет турында ниләр беләсең?”
Укучылар белән “Интернет турында ниләр беләсең?” дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде.
Чара барышында интернет төшенчәсе, челтәрдә мөстәкыйль эшли башлаганчы нинди төп кагыйдәләрне белергә тиешлеге турында сөйләнелде. Хакерлар һәм мошенниклар кулына эләгергә мөмкин булган мөһим шәхси мәгълүматны ничек саклау, компьютерны зарарлы программалардан саклау турында сүз барды. Интернетның уңай һәм тискәре яклары турында үз фикерләрен әйттеләр.