Килиевская сельская библиотека - филиал № 18

«Көлегез,көлегез файдасы күп белегез».

1 апрель — күңелләрне уңай хис-кичерешләр белән тулыландыра торган гадәти булмаган бәйрәм. Бу көнне “Чапшар мәктәп- бакча” комплексында мәктәпкәчә яшьтәге һәм укучылар белән «Көлү – сихәт, көлә белү мәслихәт» дип исемләнгән күңел ачу бәйрәме оештырдык. Катнашучылар безнең илгә бу бәйрәмнең кайдан килүен һәм ни өчен аны нәкъ менә 1 апрельдә билгеләп үтүләрен белделәр. Клоун белән уеннар уйнадылар.