«Туган якның очар кошлары!»
1 апрель - Халыкара кошлар көне. Әлеге көн уңаеннан китапханәдә «Туган якның очар кошлары!» дип исемләнгән экологик дәрес үткәрелде. Чара барышында балалар кошлар дөньясы белән таныштылар, кошлар турында ничек кайгыртырга кирәклеген, күп кошларның юкка чыгу алдында торуын белделәр. Табышмаклар чиштеләр, тавышлары буенча кошларны таныдылар.