Экологик дәрес «Мин табигать белән дус булырга телим».
Китапханәдә экология буенча «Мин табигать белән дус булырга телим» дип исемләнгән экология дәресе үткәрелде. Чара барышында балалар экологиянең нәрсә икәнен, табигатьне һәм аның ресурсларын ничек сакларга, кеше әйләнә — тирә мохиткә нинди йогынты ясый һәм безнең уртак йортыбызны-Җир планетасын саклап калу өчен нәрсә эшләргә кирәклеген белделәр. Чарада катнашучылар шулай ук экологик кагыйдәләр һәм гаҗәеп фактлар белән таныштылар: кеше әйләнә-тирәлектән: һава, су, хуш исле болыннардан башка яши алмый. Чара ахырында балалар игътибарына күргәзмәдән китаплар һәм журналлар тәкъдим ителде.