Килиевская сельская библиотека - филиал № 18

“Бергәләп укыйбыз, кычкырып укыйбыз”/

Ел саен мартның беренче чәршәмбесендә меңләгән кеше Бөтендөнья кычкырып уку көнен билгеләп үтә. Бездә бу акциягә кушылдык. “Бергәләп укыйбыз, кычкырып укыйбыз” дип исемләнгән кычкырып укулар үткәрелде. Катнашучыларга кычкырып укуның файдасы, аның хәтер, дикция һәм фикерләү сыйфатын яхшыртуга ничек ярдәм итүе турында сөйләнелде, катнашучылар кычкырып уку өчен әсәрләр сайладылар һәм аннан өзекләр укыдылар.